Яр Чаллы-Сарман юлында өч машина катнашында авария булды
29 ноябрьдә 19:45 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 37 километрында Шевроле Нива автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламыйча, бозлавыкны исәпкә алмыйча һәм үзенең автомобиле белән юлның киңлеген чамаламыйча, каршы якка чыга һәм Киа Рио автомобиле белән бәрелешә. Бәрелүдән Киа Рио автомобиле каршы якка чыга ГАЗ-33104 автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә Киа Рио...
29 ноябрьдә 19:45 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 37 километрында Шевроле Нива автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламыйча, бозлавыкны исәпкә алмыйча һәм үзенең автомобиле белән юлның киңлеген чамаламыйча, каршы якка чыга һәм Киа Рио автомобиле белән бәрелешә. Бәрелүдән Киа Рио автомобиле каршы якка чыга ГАЗ-33104 автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә Киа Рио автомобиленең ике хатын-кыз пассажиры төрле имгәнүләр белән Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла.
Шулай ук укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев