САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Хезмәт урыныннан файдаланган өчен җинаять эше кузгатылды

Район прокуратурасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча бюджет акчаларын үзләштерү фактына кагылышлы җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү күрсәткәнчә, 2023 елда район авыл җирлекләре башлыкларының берсе җирлек кирәк-яраклары өчен бер эшмәкәр белән килешү төзи. Документларда килешү шартлары тулы күләмдә үтәлгән дип күрсәтелсә дә, килешүдә каралган мөлкәт өлешчә генә китерелгән. Бюджет акчаларының калганын җирлек башлыгы үзе теләгәнчә кулланган.
Тикшерү материаллары, җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен, тикшерү органнарына җибәрелде. Аларны караганнан соң, Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 160 маддәсе 3 өлеше буенча (хезмәт урыныннан файдаланып, акча үзләштерү, туздыру) җинаять эше кузгатылды. Эшнең барышы прокуратура контроленә алынды.
Район прокуратурасы.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев