САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Закон һәм без

Хатын-кызларга да арест салына

Июль аенда җәмәгать судьяларының 1 нче суд участогында алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә транспорт белән идарә итүчеләр белән бәйле – 1 эш, 2 нче суд участогында 4 эш каралган.

Без җәмәгать судьяларыннан алар хакында җентекләбрәк сөйләүләрен үтендек.

– Район торак пунктларының берсендә алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә транспорт руле артына утырган өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган А. суд утырышына килде, гаебен тулысынча таныды. Аңа карата бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум штраф салу турында карар чыгарылды, – диде 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы Айнур Хаҗиев.

Җәмәгать судьялары тарафыннан карала торган эшләр арасында штрафларны вакытында түләмәү белән бәйле эшләр сан ягыннан  аерылып тора. 1 нче суд участогында алар 13 булган. Шуларның 6сына карата 20шәр сәгатькә мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында карар чыгарылган. Алтының 2се – хатын-кызлар. Аларга ни өчен нәкъ менә шундый җәза бирелгән соң? 

– Берсенең 14 яшькә кадәрле баласы бар. Икенчесенә карата мондый җәза түләү сәләтен искә алып бирелде. Калган 7 кешегә штрафларын эзләп алу турында карар чыгарылды. Ләкин, вакытында түләмәгәнлектән, алар аны икеләтә күләмдә түләргә мәҗбүр булачаклар. Бер мең сум салынган булса – ике мең сум итеп, 20 мең сум салынган булса – 40 мең сум итеп. Шуңа күрә штрафлар буенча әҗәтләрне вакытында түләргә киңәш итәр идем. Чөнки аларны барыбер түләргә туры киләчәк, – диде Айнур Нәҗип улы.

2 нче суд участогында каралган эшләр – бертөрлерәк. И. Салкын Чишмә-Александровка юлында тоткарланган. Ул үз гаебен таныган, ләкин суд утырышына килмәгән, эш аның үзеннән башка гына каралган. Г. район авылларының берсендә тоткарланган. Ул өреп чыгарган бер литр һавада 0,728 промилле алкоголь барлыгы ачыкланган. Ул гаебен тулысынча таныган һәм суд утырышында катнашкан. Салкын Чишмә-Александровка юлында тагын бер кеше тоткарланган, дүртенче кеше исә – Җәлил поселогында. Бу икәү, гаепләрен тулысынча танысалар да, суд утырышына килмәгәннәр. Югарыда телгә алынганнарның дүртесенә карата да бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум штраф салу турында карар чыгарылган.

Ә вакытында түләнмәгән штрафлар белән бәйле 11 эш каралган.

– Аларның берсе – хатын-кыз. Ул 20 мең сум күләмендәге штрафын түләмәгән. Аңа карата өч тәүлеккә арест салу турында карар чыгарылды. Беренчедән, 20 мең сумны түләмәгән кешенең 40 мең сумны түли алуы шикләндерә, икенчедән, әлеге хатын-кыз балаларына карата аналык хокукларыннан да мәхрүм ителгән, – диде 2 суд участогының җәмәгать судьясы Ландыш Фатыйхова. 

Каралган эшләрдән күренгәнчә, алкогольле эчемлекләр белән дус булучыларны штрафларның зур күләмдә булуы да, вакытында түләнмәгән штрафларның икеләтә артуы да куркытмый. Тик гаиләгә килгән матди зыян өстенә күңел ярасы салынуын да онытмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев