Урлаган өчен ирегеннән мәхрүм итү каралган
Закон һәм без

Урлаган өчен ирегеннән мәхрүм итү каралган

Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, проркуратура 40 яшьлек Д.гә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыккан.

Ул бикләнәмәгән ишек аша кеше өенә кереп, кеше әйберсен урлауда гаепләнә. Д. судта гаебен тулысынча таныган. Ул 2 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Җәзаны ул каты режимлы колониядә үтәчәк. Хөкем карары әле көченә кермәгән.
Язманы сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде.

Фото:https://pixabay.com/ru/photos


Нет комментариев