Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Закон һәм без

Татарстанлылар мошенникларга 2025 елга караганда 200 млн сумга әзрәк акча биргән

Татарстан халкы узган елның 4 ае белән чагыштырганда, мошенникларга 227 млн сумга кимрәк акча тапшырган. Быелның дүрт аенда җинаятьчеләр республикада яшәүчеләрнең 1,5 млрд сумын урлаган, әлеге күрсәткеч узган елгыга караганда 13 %ка түбәнрәк.

Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Республикада дистанцион юл белән акча урлауның 4539 очрагы теркәлгән. Вәзгыять киеренке булып кала, шуңа да карамастан мошенниклыкка каршы тору чаралары нәтиҗә бирә башлаган. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре сак булырга һәм шикле шалтырауларга, төрле тәкъдимнәргә ышанмаска чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев