Татарстанда «Нелегал-2026» операциясе: 1,4 меңнән артык закон бозу ачыкланган
1 июньнән 10 июньгә кадәр Татарстанда «Нелегал-2026» исемле профилактик чара уздырылды. Бу вакыт эчендә республикада 1,4 меңнән артык миграция законнары бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Полиция һәм башка көч ведомстволары бергәләп 700дән артык беркетмә төзегән – алар Россия Федерациясенә керү яки анда булу кагыйдәләрен бозу турында. Тагын 200 беркетмә хезмәт эшчәнлеген законсыз башкаруга, ә 120дән артыгы исә чит ил хезмәтчеләрен законсыз эшкә җәлеп итүгә карата язылган.
Шул ук чорда фиктив миграция теркәве буенча 20дән артык җинаять эше кузгатылган. Моннан тыш, законсыз миграцияне оештыру, документлар белән алдау, шулай ук наркотик матдәләрне законсыз әзерләү яки алу буенча да җинаятьләр ачыкланган.
Эчке эшләр министрлыгы контрольдәге затлар реестры системасының нәтиҗәле эшләвен аерым билгеләп үтә. Реестрда торучы чит ил гражданнарына хезмәт күрсәткән кредит-финанс оешмасы да ачыкланган һәм тиешле җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев