Татарстанда браконьердан 91 балык алынган
Татарстанлы браконьерның законсыз тотылган балыгы алынды, дип яза «Татар-информ» МА.
ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, балыкны законсыз тоту факты Баулы районында ачыкланган. Балыкчының шәхесе тиз арада билгеләнгән. Аның лицензиясе булмау һәм рөхсәт ителмәгән кораллар – ятьмә һәм балык чәнчү коралы куллануы ачыкланган.
Браконьердан 91 балык алынган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атны ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев