Штраф икеләтә дә салына
Соңгы өч айда җәмәгать судяларының 2 нче суд участогында алкогольле эчемлекләр һәм наркотик матдәләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен 7 кешегә җаваплылыкка тартылу турында карар чыгарылган.
Өч айда каралган дүрт эш очрагында руль артына утыручылар исерек хәлдә булганнар. Алар барысы да үз гаепләрен таныганнар, ЮХИДИ хезмәткәрләренең таләпләрен үтәп, алкотестерга өргәннәр. Нәтиҗәләр һич кенә дә куандырырлык булмаган: аларның берсе өреп чыгарган 1 литр һавада 0,259 мг алкоголь табылса, икенчесенең нәтиҗәсе – 0,304, өченчесенеке – 0,995, дүртенчесенеке 1,343 мг тәшкил иткән. Аларның барысына карата да 45 мең сум штраф салу һәм ел ярымга техника йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Исереклек билгеләре белән тоткарланган ике кеше алкотестерга өрүдән баш тарткан. Алардан кискен алкоголь исе килгән, йөзләре кызарган, басып торышлары да тигез, тотрыклы булмаган. Аның берсенең, исерек булу өстенә, транспорт йөртү таныклыгы да булмаган. Аларның беренчесенә 45 мең сум күләмендә штраф салынган, ул ел ярымга техника йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Икенчесенә ун тәүлеккә арест салынган. Тагын бер кеше наркотик исереклек билгеләре белән тоткарланган. Тән тиресе аксыл төстә булган, күз алмалары киңәйгән, күзләре кызарган, сөйләме бозылган. Ул алкотестерга өргән, ләкин наркотик исереклек вакытында өреп чыгарылган һавада алкоголь булмый. Тоткарланучы медицина тикшерүеннән баш тарткан, хастаханәгә бармаган. Мондый очракта наркотик исереклекне, билгеле, дәлилләп булыр иде. Ул кан һәм бәвел анализы ярдәмендә ачыклана. Исереклеккә тикшерүдән баш тарткан очракта да машина йөртүчегә 45 мең сум күләмендә штраф салына, ул ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Ләкин машина йөртүче карардан риза булмаган, шикаять биргән. Тик шуны истә тотарга кирәк: тикшерүдән баш тартуны шикаять белән генә кире кагып булмый, законда моның өчен кире каккысыз җәза каралган.
2 нче участокта өч ай эчендә штрафларны вакытында түләмәү белән бәйле 39 эш каралган.
Машина йөртүче видеокамерага эләккәч, аңа штраф салыну турында карар килә, ул ун көннән соң үз көченә керә, штраф аннан соңгы алтмыш көн эчендә түләнергә тиеш була. Вакытында түләнмәсә, әлеге штраф белән бергә икеләтә күләмдә дә штраф салына. Мәсәлән, кешегә 500 сум күләмендә салына икән, ул аны вакытында түләмәсә, ул әлеге сумманы да, икеләтә күләмдә салынганын, ягъни 1000 сумны да түләргә тиеш була, – ди 2 нче участокның җәмәгать судьясы Ландыш Фатыйхова.
Күргәнегезчә, иң яхшысы – аларны вакытында түләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев