Сарманлылар коррупция күренешләре турында хәбәр итә алалар
«Халык контроле» – хәрәкәттә
Билгеле булганча, республикада “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Быел аның категорияләре янына тагын берничәсе өстәлде: “Авыл хуҗалыгы” (сөткә бәяләр буенча да хәбәр бирү мөмкинлеге бар); “Дини һәм милли нигездә экстремизм һәм конфликтлар”; “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм аларның әйләнеше” (ваклап сатудан тыш) һәм “Коррупциягә каршы көрәш”. Шулай ук исегезгә төшереп үтәбез: бик үк намуслы булмаган эш бирүчеләрне ачыклау максатыннан, формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган эш хаклары турында “Халык контроле” системасының “Соры хезмәт базары” юнәлешенә хәбәр итәргә мөмкин. Шуны да җиткерәбез – “соры” хезмәт хаклары белән көрәш буенча “кайнар линия” эшли: 2-54-41 (район башкарма комитеты); 2-62-42 (мәшгульлек үзәге). Бу телефоннарга булган шалтыратулар белгечләр тарафыннан анализлана, алынган мәгълүматлар оешмаларда үткәрелә торган тикшерүләр вакытында файдаланыла һәм хезмәт хакын легальләштерү буенча территориаль комиссиягә тапшырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев