Сарманлылар РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр белән танышалар
Закон һәм без

Сарманлылар РФ Салым кодексына кертелгән үзгәрешләр белән танышалар

РФ Салым кодексына салымнарны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкны арттыру турында үзгәрешләр кертелде. Ул оешмаларның 1 октябрьдән соң хасил булган әҗәтләре өчен пеня күләме арттырылуга кагыла. Салымнарны түләү 30 календарь көнгә кадәр соңарган очракта пеня Россия банкының әлеге вакытка булган рефинанслау ставкасының 1/300 өлешенә тигез булса, 31нче календарь көннән башлап ставканың...

РФ Салым кодексына салымнарны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкны арттыру турында үзгәрешләр кертелде. Ул оешмаларның 1 октябрьдән соң хасил булган әҗәтләре өчен пеня күләме арттырылуга кагыла. Салымнарны түләү 30 календарь көнгә кадәр соңарган очракта пеня Россия банкының әлеге вакытка булган рефинанслау ставкасының 1/300 өлешенә тигез булса, 31нче календарь көннән башлап ставканың 1/150 өлешен тәшкил итәчәк. Физик затлар, шәхси эшмәкәрләр дә салымнар буенча әҗәт өчен пеня (1/300 өлешендә) дә түләргә туры киләчәген онытмасыннар иде.


Нет комментариев