Сарманда кагыйдә бозучылар - 9
Узган ялларда 16, 17, 18 март кичке һәм төнге вакытта уздырылган рейдлар барышында барлыгы 9 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды.
Рейд.
Тупас итеп кагыйдә бозучылар (исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү, автотранспорт йөртү таныклыгыннан башка йөрүчеләр) булмады. 2- куркынычсызлык каешларын кулланмаучыга, 3 – документлардан башка транспорт чарасы белән идарә итүчегә, 3 – укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчегә административ беркетмәләр төзелде.
Хәзерге вакытта район территориясендә «Язгы каникуллар» профилактик чарасы уздырыла. Аның максаты каникуллар вакытында балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү. Аның кысаларында районның белем бирү оешмаларында балалар белән юллардагы иминлек турында әңгәмәләр үткәрелә, төрле профилактик чаралар уздырыла.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев