Руль артына исерек хәлдә утыручылар бар
ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре 21, 22 һәм 23 февраль көннәрендә кичке вакытларда, юлларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү, булдырмау максатыннан, профилактик рейдлар үткәрәчәкләр.
7 февральдән 16 февральгә кадәр вакыт эчендә уздырылган рейдлар вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 26 очрагы ачыкланды. Болар – транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрү, төзек булмаган транспорт чарасы белән йөрү һәм балалар йөртү кагыйдәләрен бозу. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелде.
ЮХИДИнең район бүлекчәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев