САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды

Бүген муниципаль район Советында районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды. Иң элек район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиевнең гражданнардан кергә мөрәҗәгатьләр белән эшләү һәм дәүләт муниципаль идарәсе органнарында башкару дисциплинасы турындагы чыгышы тыңланды. Эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Газинур Мортазин, Ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Илнар Мәрданов, Александровка авыл җирлеге...

Бүген муниципаль район Советында районның террорга каршы комиссиясе утырышы булды. Иң элек район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиевнең гражданнардан кергә мөрәҗәгатьләр белән эшләү һәм дәүләт муниципаль идарәсе органнарында башкару дисциплинасы турындагы чыгышы тыңланды. Эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Газинур Мортазин, Ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Илнар Мәрданов, Александровка авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фатыйхов Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террор актларын кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында чыгыш ясадылар. Утырышны муниципаль район башлыгы, комиссия рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды, бәрәмнәрне хәвеф-хәтәрсез үткәрүне тәэмин итү буенча бурычлар куйды.

- Бәйрәмнәр вакытында таныш булмаган чит кешеләр, шикле әйберләр сагайтырга тиеш, -ди районның террорга каршы комиссиясе сәркатибе Наил Миңнеголов. - Өй кырында озак вакыт буш торган автомобильләргә, кыска вакытка арендага фатир яки бина алырга теләгән ят кешеләргә, күп итеп химик реактивлар, ацетон һәм шартлаткыч ясардай башка матдәләр сатып алырга теләүчеләргә игътибарлы булу сорала. Подъездларда, чардакларда, подвалларда иясез шикле сумкалар, пакетларга тап булсагыз, аларга кагылмагыз. Мондый очракларда Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенә 02, 2-49-02, кесә телефоныннан 020 телефоннарына шалтырырга кирәк. Шулай ук Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй шәһәрендәге бүлекчәсенә 8(85558)7-14-69, 9179398620 телефоннарына яисә 112 бердәм коткару телефонына хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев