Районда законсыз алкоголь сату очраклары теркәлгән
Узган айда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре һәм районның полиция хезмәткәрләре үткәргән тикшерүләр барышында алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә законнарны бозуның дүрт очрагы ачыкланган. Аларның берсе - Казахстан Республикасы гражданына карата аның тиешле үрнәктәге маркалары булмаган ике исемдәге аракы ташуы факты буенча административ тикшерү уздыруга кагылышлы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләреннән...
Узган айда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре һәм районның полиция хезмәткәрләре үткәргән тикшерүләр барышында алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә законнарны бозуның дүрт очрагы ачыкланган. Аларның берсе - Казахстан Республикасы гражданына карата аның тиешле үрнәктәге маркалары булмаган ике исемдәге аракы ташуы факты буенча административ тикшерү уздыруга кагылышлы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләреннән кергән материал. Җәлил бистәсе полиция хезмәткәрләре белән берлектә алкоголь продукциясен (сыра) закон белән чикләнгән вакыттан соң сатуның ике очрагы ачыкланган. Шулай ук сыраны ваклап сату буенча 2015 елның дүртенче кварталы өчен декларация тапшырмауның бер очрагы бар. Бу очраклар буенча административ тикшерүләр үткәрелеп, карар чыгару өчен эшләр судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев