Районда Россиянең акциз маркалары булмаган 12 литр алкогольле һәм спиртлы продукция алынган
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Камадагы территориаль органы районда легаль булмаган алкогольле эчемлекләр сату очраклары турында хәбәр итү өчен (8-8555)36-63-85 «кайнар линия» телефоны эшләвен белдерә. Шул ук вакытта тиешле үрнәктәге маркасы булмаган алкогольле эчемлекләр сату өчен административ штраф салынуы турында да онытмау кирәклеген искәртә. Аерым кешеләр өчен ул 4 мең сумнан...
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Камадагы территориаль органы районда легаль булмаган алкогольле эчемлекләр сату очраклары турында хәбәр итү өчен (8-8555)36-63-85 «кайнар линия» телефоны эшләвен белдерә. Шул ук вакытта тиешле үрнәктәге маркасы булмаган алкогольле эчемлекләр сату өчен административ штраф салынуы турында да онытмау кирәклеген искәртә. Аерым кешеләр өчен ул 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 10 мең сумнан 15 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр тәшкил итә. Барлык очракларда да товар конфискацияләнә.
Апрель аенда районда легаль булмаган алкогольле һәм спиртлы продукция сату очраклары ачыкланмаган. Ел башыннан исә Россиянең акциз маркалары булмаган 12 литр шундый продукция алынган. Аны Казахстан кешесе үз машинасы белән ташыган.
novopol.ru сайтыннан фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев