Районда балаларның юлларда иминлеген тәэмин итү буенча «Көзге каникуллар» профилактик чарасы бара
Закон һәм без

Районда балаларның юлларда иминлеген тәэмин итү буенча «Көзге каникуллар» профилактик чарасы бара

Ул 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. ЮХИДИ тарафыннан профилактик рейдлар үткәрү бу юнәлештә эшләүнең бер төре. 31 октябрьдә Сарманның 3 номерлы «Ләйсән» балалар бакчасы янында «Бала - төп пассажир!» исеме астында акция үткәрелде. Балаларын бакчага транспорт чарасына утыртып алып килүче әти-әниләр белән балаларны машинада йөрткәндә махсус креслолар һәм куркынычсызлык каешларын...

Ул 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. ЮХИДИ тарафыннан профилактик рейдлар үткәрү бу юнәлештә эшләүнең бер төре. 31 октябрьдә Сарманның 3 номерлы «Ләйсән» балалар бакчасы янында «Бала - төп пассажир!» исеме астында акция үткәрелде. Балаларын бакчага транспорт чарасына утыртып алып килүче әти-әниләр белән балаларны машинада йөрткәндә махсус креслолар һәм куркынычсызлык каешларын куллану турында әңгэмәләр үткәрелде. Махсус информацион буклетлар таратылды.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе

фотолар:http://Сарманово ГУ БДД РТ <sarmanbdd@mail.ru>


Нет комментариев