САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Район оешмалары эш эзләүчеләрнең хокукларын чикләүче мәгълүматны бастырмаска тиеш

Хөрмәтле эш бирүчеләр һәм кадрлар агентлыклары! Исегезгә төшерәбез: Россия законнары эш урыннары турында эш эзләүчеләрнең хокукларын чикләүче мәгълүматны бастыруны тыя. Әйтик, эш урыны турындагы игъланнарда чикләү рөхсәт ителми. Ягъни эш сыйфатлары белән бәйләнмәгән, мәсәлән, җенес, яшь, гражданлык, күчемсез милек булу-булмау турындагы мәгълүматлар таләп ителергә тиеш түгел. Шулай итеп, җенес, яшь,...

Хөрмәтле эш бирүчеләр һәм кадрлар агентлыклары! Исегезгә төшерәбез: Россия законнары эш урыннары турында эш эзләүчеләрнең хокукларын чикләүче мәгълүматны бастыруны тыя. Әйтик, эш урыны турындагы игъланнарда чикләү рөхсәт ителми. Ягъни эш сыйфатлары белән бәйләнмәгән, мәсәлән, җенес, яшь, гражданлык, күчемсез милек булу-булмау турындагы мәгълүматлар таләп ителергә тиеш түгел. Шулай итеп, җенес, яшь, гражданлык һәм күчемсез милке турында мәгълүмат язылган игъланнар законлы түгел дип таныла. Әлеге гамәл административ хокук бозуга керә һәм аның өчен штраф салына. Бу - кеше һәм гражданинның җенесенә, милләтенә, тән төсенә, нинди телдә сөйләшүенә, чыгышына, гаилә, социаль һәм вазифаи хәленә, мөлкәтенә, дингә мөнәсәбәтенә, карашына, иҗтимагый берләшмәләргә яки нинди дә булса социаль төркемнәргә керү-кермәвенә карап хокукларын, иреген, социаль мәнфәгатьләрен бозу.

Эш урыннары турындагы кеше хокукларын бозучы мәгълүматлар булган игъланнарны таратучылар да Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә административ җаваплылыкка тартылалар. Әлеге төр хокук бозган өчен гражданнарга - 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр, вазифаи затларга - 3000 сумнан 5000 сумга кадәр, юридик затларга 10000 сумнан 15000 сумга кадәр штраф салу каралган.

Кеше хокукларын бозучы мәгълүматны тарату гражданнарга да, вазифаи һәм юридик затларга да теләсә-нинди формада һәм нинди дә булса искәрмәләр кулланып та тыела.

Гөлнара Хәйбрахманова, мәшгульлек үзәге директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев