Районда аракы сатучылар ЕГАИСка күчәчәкләр
Киләсе ел башыннан этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату күләмен исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) эшли башлаячак. Төгәлрәге, ул инде хәзер дә эшли, бары тик республикада, димәк, районда да аңа ялганучылар гына юк әле. Ә 1 январьдан ул күпләп сату оешмалары өчен мәҗбүри булачак. Ваклап...
Киләсе ел башыннан этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату күләмен исәпкә алу буенча бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) эшли башлаячак. Төгәлрәге, ул инде хәзер дә эшли, бары тик республикада, димәк, районда да аңа ялганучылар гына юк әле. Ә 1 январьдан ул күпләп сату оешмалары өчен мәҗбүри булачак. Ваклап сатучылар системага 1 июльдән дә соңга калмый ялганырга тиеш булалар. Авыллардагы сәүдә нокта нокталары өчен бу вакыт 2017 елның 1 июле белән чикләнә.
27 октябрьдә Министрлар Кабинетында үткән киңәшмәдә сүз шул хакта барды. «Бу Федераль закон белән каралган һәм аны үтәү - мәҗбүри, - диде киңәшмәне алып барган Премьер-министр урынбасары Вәсил Шәйхразиев. - Һәр шешәне ЕГАИС системасы аша үткәрү, республика икътисадын кайгыртып кына түгел, ә, беренче чиратта, сатуга чыга торган алкогольле эчемлекләрнең легаль җитештерелгән, димәк, сыйфатлы булуын тәэмин итүне күздә тота».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев