Районда машина йөртүчеләр белән бәйле кагыйдә бозулар кимеми
Сарман суд участокларыннан алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 аенда алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә руль артына утыручылар белән бәйле 43 эш каралган.
ЮХИДИ линиясе буенча каралган башка төр эшләр дә бар. Без 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Айнар Хаҗиевтан алар турында җентекләбрәк сөйләвен үтендек.
- Әлбәттә, югарыда телгә алынган 43 кешегә карата да законда каралган җәзаны бирү турында карар чыгарылды. Аларга, белгәнегезчә, 30 мең сум күләмендә штраф салу һәм 1,6-2 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү кебек җаваплылык каралган. Медицина тикшерүеннән баш тартучылар белән бәйле эшләр 16 булды. Аларга карата да югарыда телгә алынган җәза бирү турында карар чыгарылды. Районда машина хуҗалары арасында рульне чит кешегә генә түгел, хәтта алкогольле эчемлекләр кулланган затларга бирү очраклары да бар. 9 айда мондый эш берәү каралды. Бу очракта рульне башка кешегә бирүче дә, кеше машинасына алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә утыручы да җаваплылыктан азат була алмый. Руль бирүче дә, руль артына исерек хәлдә утыручы да 30 мең сум штрафка тартыла һәм алар 1,6-2 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Алай гына да түгел, суд тәҗрибәсендә моннан да аянычлырак очраклар да булгалый. Әйтик, исерек хәлдә руль артына утыручыларның кайчак транспорт йөртү таныклыклары да булмый. Мондый очракта тоткарланучы я транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, яки ул андый таныклыкны бөтенләй алмаган була. Быел мондый эшләр 4әү булды. Аларның 3сенә 10 тәүлеккә административ арест салынды. Шунысын да искәртеп үтик: ул 15 тәүлеккә кадәр салынырга мөмкин. 1сенә 30 мең сум күләмендәге штрафка тарту турындагы карар чыгарылды. Ни өчен бер үк төрле хокук бозу өчен ике төрле җәза бирелде, дигән сорау туарга мөмкин. Теләсә-кайсы эшне караганда, җавап бирүченең үз һәм якыннарының хәле, сәламәтлек дәрәҗәләре, яшәү шартлары һәм башка факторлар исәпкә алына. Бу очракта штрафка тартылучы хокук бозучы хатын-кыз һәм аның 14 яшькә кадәрле баласы бар иде. Тиеш булмаган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, алдагы машинаны әйләнеп узган 11 кеше дә җаваплылыкка тартылды. Аларның 9ы 5 мең сум күләмендә штрафка тартылды, калган 2се җәзаны катыландыргыч шартлары булганнар транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый хокук бозуны да кат-кат кылучылар бар. Андый очрак быел 5 булды. Әгәр машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, бер ел эчендә тиеш булмаган урында каршы як хәрәкәт полосасына 2 тапкыр чыга икән, ул 1 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Әгәр хокук бозу гамәле видеога язылган икән, 5 мең сум күләмендә штраф салына. Штрафларны, шул исәптән ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүчеләрнең саны, элеккечә үк, югары булып кала бирә. Быел ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәү буенча 217 эш каралды. Гражданнарга тагын бер кат түбәндәгеләрне искәртәсе килә: хокук тәртибен бозмагыз, бигрәк тә руль артына алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә утырмагыз, чөнки кечкенә генә хата өчен дә гомер белән түләгән очраклар бар.
Фото:https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев