САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Объектлар сакланышына да таләпләр үзгәрә

2024 елның 1 июленнән объектларның террорчылыктан сакланышына карата таләпләрне бозган өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнә.

2023 елның 31 июлендә чыккан 398-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексының 151 мәддәсенә үзгәрешләр кертелде.
Күрсәтелгән үзгәрешләр нигезендә Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексына «Объектларның (территорияләрнең) террорчылыктан сакланышына карата таләпләрне бозу» дип исемләнгән 217.3 мәддәсе өстәлде.
Шулай итеп, объектларның (территорияләрнең) террорчылыкка каршы сакланышына карата таләпләрне бозган өчен, аны башкарган затка, берничә тапкыр шундый гамәл өчен административ җаваплылыкка тартылган очракта, әгәр дә бу хокук бозу кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерсә яисә зур зыян салса, Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 217.1 һәм 263.1 мәддәләрендә каралган очраклардан тыш, 80 мең сумга кадәр күләмдә яисә хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки 6 айга кадәр чорда ирегеннән мәхрүм итү, яисә билгеле бер вазыйфаны биләү хокукыннан мәхрүм итү яки билгеле бер срокка яки 3 елга кадәр аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү яки билгеләнгән срокка ирегеннән мәхрүм итү буенча җәза каралган.
Әгәр дә бу хокук бозу саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән булса, әлеге гамәлне башкарган затка, билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан башка, 5 елга кадәр я, билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү белән, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы каралган. 
Ике һәм аннан күбрәк үлем очрагы булганда, билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә 7 елга кадәр, яки, билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүдән башка, 3 елга кадәр вакытка ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Шундый ук гамәл кылган өчен затны административ җаваплылыкка тарту дигәндә, Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 20.35 мәддәсенең  1 яки 2 өлешендә каралган административ хокук бозуларны кылган өчен йөз сиксән көн эчендә ике һәм аннан да күбрәк тапкыр административ җаваплылыкка тартылу күздә тотыла. 
Үзгәрешләр агымдагы елның 1 июленнән законлы көченә керә.
Ольга Чечкова, прокурор ярдәмчесе.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса