Мошенниклар Татарстан пенсионерын ярты миллионга алдаганнар
Апаста яшәүче 67 яшьлек хатын-кыз мошенникларның корбаны булган, дип яза «Татар-информ» МА.
ТР Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 12 майда пенсионерга дәүләт органнарыннан дип шалтыратканнар. Аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинеты ватылуын, шуңа күрә банктагы акчаларын урлау куркынычы барлыгын әйткәннәр. Акчаны саклап калу өчен «куркынычсыз счетка» күчерергә кушканнар.
Пенсионер 500 мең сумны аферистларның счетына җибәргән. Берничә сәгатьтән соң гына алдануын аңлаган.
Факт буенча җинаять эше кузгатылган. Мошенникларның телефон номерлары Мурманск, Воронеж һәм Липецк өлкәләрендә теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев