Җәлилдә "Тоннель" профилактик чарасы узачак
Тоннель булачак.
Районда юл иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткәрү дәвам итә. 26 мартта Җәлил бистәсенең Әхмәдиев урамында 15-31 номерлы йортлар янында «Тоннель» профилактик чарасы үткәреләчәк. Үткәрү вакыты 16.00 сәг. 17.00 сәг. кадәр. Профилактик чара спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итүче шоферларны ачыклауны максат итеп куя. «Тоннель» барышында үтеп баручы барлык транспорт чаралары да туктатып тикшерелә.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев