«Тоннель чарасынынң» нәтиҗәләре.
26 мартта Җәлил бистәсендә Әхмәдиев урамының 15-31 йортлары янында 16.00 сәг. 17.00 сәг. вакыт эчендә «Тоннель» профилактик чарасы үткәрелде. Барлыгы 34 транспорт чарасы туктатып тикшерелде. 8 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Аның 4 – укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүчеләр. Бу юлы профилактик чара исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән иде. Андыйлар кагыйдә бозучылар арасында булмады.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
Нет комментариев