Күрше районда йорт басучылар хөкем ителде
Закон һәм без

Күрше районда йорт басучылар хөкем ителде

Әлмәттә йорт басучыларны хөкем иттеләр. Әлеге җинаятьне оештыручы ир элек бу йортта эшләгән булган. Шуңа да ул бу йортны яхшы белә, ике дустына йортны басып акча эшләргә тәкъдим итә. Йорт хуҗасы чыгып киткәнен көтеп торып, алар ишекне ватып йорт эченә уза. Аннан 62 меңнән артык алтын эшләнмәләрне урлап качалар. Әлеге...

Әлмәттә йорт басучыларны хөкем иттеләр. Әлеге җинаятьне оештыручы ир элек бу йортта эшләгән булган.

Шуңа да ул бу йортны яхшы белә, ике дустына йортны басып акча эшләргә тәкъдим итә. Йорт хуҗасы чыгып киткәнен көтеп торып, алар ишекне ватып йорт эченә уза. Аннан 62 меңнән артык алтын эшләнмәләрне урлап качалар. Әлеге җинаятьчеләрне тиз арада тоткарлыйлар. Суд аларны 3,8; 3,7 һәм 3,6 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итә.

Әлмәт таңнары


Нет комментариев