Кире кайтарып булмый торган товарлар исемлегендә противогаз бармы?
“Кибеттән противогазлар сатып алган идек. Аларның икесе үлчәм буенча туры килмәделәр. Берничә көннән соң, товарларны кире кайтару үтенече белән, без сатучыга мөрәҗәгать иттек, аларның размер буенча туры килмәүләрен әйттек. Тик сатучы товарны кире кабул итүдән баш тартты, янәсе ул кире кайтарылмый торган товарлар исемлегенә кертелгән. Бу, чыннан да, шулаймы, һәм сатучы хаклымы? Айрат.”
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә юлланган әлеге сорауга җавап райондашларга да кызыклы булырдыр, мөгаен.
- «Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» Россия Федерациясе Законының 1 маддәсенең 1 пункты нигезендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләр РФ Гражданлык кодексы, әлеге Закон, башка федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителә торган башка норматив хокукый актлар белән җайга салына. Бу очракта сатучы РФ Хөкүмәтенең 2463 номерлы карары белән расланган алмаштыру каралмаган тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә таянган, күрәсең. Ә менә противогазны нинди пунктка керткән, анысы табышмак булып кала. Ул санитария һәм гигиена предметы түгел, ә сулыш һәм тын юлларын саклау чарасы санала, - дип төгәллек кертте бу уңайдан территориаль органның кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова.
Шуны да исегезгә төшерәбез, хөрмәтле райондашлар: “Кулланучылар хокукларын яклау турындагы” РФ законының 25 нче маддәсе, шулай ук РФ Гражданлык кодексының 502 нче маддәсе нигезендә, сатып алучы үзен канәгатьләндерми торган товарны сатып алынганнан соң ундүрт көн эчендә, әгәр дә сатучы озаграк вакыт гарантияләмәгән булса, сатып алу урынында яки сатучы күрсәткән башка җирләрдә шундый ук формалы, габаритлы, фасонлы, төстәге яки комплектациядәге товарга алмаштырырга, аерма булган очракта, сатучы белән яңадан исәп-хисап ясарга хокуклы. Алмаштыру өчен кирәкле товар булмаган очракта, сатып алучы сатып алынган товарны кире кайтарырга һәм аның өчен түләнгән сумманы кайтарып бирүләрен таләп итәргә хокуклы. Әгәр товар куллануда булмаган, аның куллану сыйфатлары сакланган һәм аны әлеге сатучыдан сатып алу дәлилләре бар икән, сатып алучының товарны алмаштыру яки кире кайтару турындагы таләпләре канәгатьләндерелергә тиеш. Сатучы баш тарткан очракта, кулланучы мәсьәләне ирекле тәртиптә хәл итә һәм судка мөрәҗәгать итә ала. Югарыда китерелгән мисалда да сатучы законга буйсынырга һәм сатып алучыга товар өчен акчаларны кире кайтарып бирергә мәҗбүр булган.
📸Рәсем ясалма интеллект ярдәме белән генерацияләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев