САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Закон һәм без

Килешү төзеп тә, эше башкарылмаган райондашыбыз судка мөрәҗәгать иткән

Сату-алу эшләре – гади процесс түгел, чөнки акча төгәл хисап ярата.

Сәүдә базарында кемдер алдый, кемдер алдана, дисәләр дә, беркемнең дә күрәләтә ахмакка каласы килмидер, мөгаен. Кулланучылар хокукларын яклау кануннарында теләсә нинди бәхәстән чыгу юлларын билгеләүче маддәләр бар. 
Район үзәгендә яшәүче Р. узган елның апрель аенда бакчасына модульле җәйге йорт (контейнер) төзү буенча бер шәхси эшмәкәр белән килешү төзи. Товарның гомуми суммасының 50 процентын эшне башлаганчы ук түләп куярга кирәклеге алдан сөйләшенә. Ә калган суммасын, эшне тапшыру белән, бүлеп түләү мөмкинлеге карала. Килешүдә күрсәтелгәнчә, эш башкаручы товарны 60 (алтмыш) көн эчендә, ягъни шул елның 10 июленә кадәр аның хуҗасына тапшырырга тиеш була. Бу язмача шулай күрсәтелә, ә фактта йортны иртәрәк тә эшләп бетерергә вәгъдә бирәләр. Тик сүзләр вәгъдәдә генә калалар! Берничә көннән эшмәкәр контейнерның фоторәсемнәрен җибәрә, янәсе эш башланган. Дөрес, фотоларда заказ бирелгән йорт рәсемнәре генә булмый. Көн саен килешенгән вакыт кимүгә таба бара, тик йортның төгәлләнүгә таба баруы хакында бернинди дә хәбәр булмый. Килешүдә күрсәтелгән срок көне дә килеп җитә, хәтта узып китә, ә менә заказ күренми. Эшне төгәлләү сроклары һаман саен кичектерелә. Шуннан заказ бирүче эшмәкәрдән акчаны кайтарып бирүен таләп итә. Ә соңгысы үзе шарт куя, янәсе акчаны билгеләнгән бер график буенча гына кайтара алачак. Шул рәвешле ватсап аша аңа график җибәрә. Тик янә килешенгәнне үти алмый. Аннан янә йортны төзеп бетереп тапшыру турында вәгъдәләр башлана. Башта 1 декабрьгә кадәр, аннан 15енә, 31енә килешенә. Әлеге вәгъдәләргә ышанасы килсә дә, “боз кузгалмый”. Шуннан Р. эшмәкәрне судка бирә. Алдан күчерелгән акчаларны кайтарып бирүне, вакытында үтәлмәгән килешү өчен “неустойка”, мораль зыян өчен дә компенсация түләүне таләп итә. 
- "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ законының 23.1 маддәсе, РФ Гражданлык кодексының 487 маддәсе нигезендә, сатучы, товар өчен булган сумманың бер өлешен алдан алып та, товарны билгеләнгән срокта тапшыру бурычын үтәмәгән очракта (457 маддә), сатып алучы түләнгән товарны үзенә бирүне таләп итәргә яки сатучы тарафыннан тапшырылмаган товар өчен алдан түләү суммасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Сатучы алдан түләнгән товарны хуҗасына тапшыру бурычын үтәмәгән һәм башка төр товар сатып алу килешүдә яки сату-алу шартнамәсендә каралмаган очракта, төп Кодексның 395 маддәсе нигезендә, товарны тапшыру шартнамәсе буенча сатып алучыга товар тапшырылганчыга кадәр, яисә алдан түләнгән сумманы кире кайтарып биргән көнгә кадәр процентлар түләнергә тиеш. Килешүдә сатучының әлеге сумманы сатып алучыдан алган көненнән башлап процентлар түләү бурычы да каралырга мөмкин, - дип аңлатма кертте бу уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова.  
Әлеге мөрәҗәгать буенча эш беренче утырышта каралганнан соң, икенчесенә үк барып җитми. Нәтиҗәдә, эшмәкәр Р.га җәйге бакча йортын ясап бирә, әмма – бик зур ташламалар хисабына.
Мондый төр ситуацияләргә юлыккан очракта, нишләргә икәнлегенә аңлатманы ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең сайтында һәм ВК социаль челтәрләрендә дә табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев