САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Кафеда ничек хезмәт күрсәтәләр?

“Күптән түгел кафеларның берсенә дусларым белән төшке ашка кердек. Официант безгә меню алып килде. Гаҗәпкә салган нәрсә шул булды: анда ризыкларның рәсемнәре булмау өстенә (хәзер, күрәсең, ресторан-кафеларда бу рөхсәт ителә), менюда әзер ризыкларның авырлыгы да күрсәтелмәгән иде. “Салатның күләме күпме?” дигән сорауга официант: “Ризык авырлыгын төгәл әйтә алмыйм, әмма аз түгел”, – дип җавап бирде. Кафе-рестораннарда әзер ризыкның граммы менюда күрсәтелергә тиешме? Алсу. Сарман.”

Әлеге сорауга төгәл җавап алыр өчен, без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы бүлеге начальнигы Евгения Черновага мөрәҗәгать иттек.

 – “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ законының 10 нчы маддәсе нигезендә, башкаручы кулланучыга күрсәтеләсе хезмәт буенча төгәл сайлау мөмкинлеген тәэмин итү өчен кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында җиткерергә тиеш. Шулай ук җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә кулланучылар һәм башкаручылар арасындагы мөнәсәбәтләрне Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендә чыккан 1515 номерлы карары белән расланган Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре җайга сала. Аның нигезендә хезмәт күрсәтүче кулланучыга тәкъдим ителә торган продукциянең исемен, аның составына керә торган төп ингредиентларны, ризыкны әзерләү ысулларын күрсәтергә, җәмәгать туклануы продукциясенең һәм сатып алынган товарларның күләме (авырлыгы) һәм тәкъдим ителә торган алкоголь продукциясенең тара сыйдырышлылыгы, порциясенең күләме турындагы белешмәләрне кулланучыга җиткерергә тиеш. Сүз уңаеннан, ризыкның авырлыгын тикшерергә дә була. Моның өчен оешма администрациясеннән кулланучы кирәкле үлчәү чараларын тәкъдим итүне таләп итә ала. Бу хакта Җәмәгать туклануы  хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең 18 пунктында язылган. Әгәр дә хезмәт күрсәтүгә карата дәгъвалар була икән, аны язмача ике нөсхәдә рәсмиләштерергә мөмкин. Берсен, я кул куйдырып, я почта аша заказлы хат белән башкаручыга юлларга кирәк була, – диде ул.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев