Яңа закон кемнәрне яклый?
Рәсәй Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучы 10 миллион сумга кадәр кредиты булганнарның бурычларын туктату турындагы канунга кул куйды.
Ул 2024 елның 1 декабреннән гамәлгә кертелде. Канун хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Әлеге закон мобилизацияләнгән, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган хәрбиләргә, 2024 елның 1 декабреннән махсус хәрби операция кысаларында РФ Хәрби көчләрендә бер елга һәм аннан да күбрәк срокка хәрби контракт төзегәннәргә һәм аларның тормыш иптәшләренә кагыла. Канунда күрсәтелгән үзгәрешләр хакында Суд приставлары Федераль хезмәтенең территориаль бүлекчәсе начальнигы — өлкән суд приставы Гүзәл Фәрхетдинова белән сөйләштек.
- Гүзәл Әхмәдулловна, яңа законның төп моментларына тукталыйк әле. Сүз нинди бурычлар турында бара? Ниндидер искәрмәләр яки чикләүләр бармы?
- Әйе, узган елның 1 декабреннән соң контракт төзегәннәргә һәм аларның хатыннарына (ирләренә) 10 миллион сумга кадәр булган кредитларын каплау мөмкинлеге каралган. Булган бурычны гамәлдән чыгару 2024 елның 1 декабренә кадәр бурычны түләтү турындагы суд акты үз көченә кергәч башкарыла. Бу очракта башкару производствосы туктатыла.
- Бурычларын ябу хокукыннан файдаланырга теләүчеләр эшне нәрсәдән башларга тиешләр? Моның өчен нинди документлар тапшыру мөһим?
- Хокукларын тормышка ашыру өчен, бурычы булганнарга Суд приставлары Федераль хезмәтенең структур бүлекчәсенә яки хезмәтнең территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк, шул исәптән дистанцион рәвештә дә мөмкин. Әлеге сорау белән хезмәтнең мәҗбүри башкару органы хезмәткәре янына да килергә була. Мөрәҗәгать иткәндә, түбәндәге документларның булуы шарт. Беренчедән, башкару производствосын туктату турында гариза, икенчедән, хәрби контрактның, паспортның күчермәләре. Иренә (хатынына) карата тиешле карар чыгару өчен, никах теркәү хакындагы акт язмасы кирәк. Мобилизацияләнгән, контракт төзегән гражданин һәлак булган очракта, яки суд тарафыннан үлгән, 1 төркем инвалид дип танылса да, закон башкарма производствоны туктатуны күздә тота.
- Татарстанда күпме башкарма производство потенциаль рәвештә әлеге канунга эләгә? Бурычларын уңышлы каплаганнар бармы әле?
- Мәҗбүри башкаруда гомуми суммасы 7,5 миллиардтан арткан 20 меңгә якын башкарма производство бар. Алар әлеге законга кагыла торган таләпләргә шартлы рәвештә туры килә торган 3721 бурычлыга карата кузгатылган. Узган елның 1 декабреннән Баш идарәнең вазыйфаи затлары тарафыннан гомуми суммасы 1,8 миллион сумнан артык 23 башкарма производствоны туктату турында карар кабул ителде. Бу 10 бурычлыны кредит түләүләреннән азат итәргә мөмкинлек бирде.
- Махсус операция зонасында хезмәт иткән хәрбиләр әҗәтләрен каплау хакындагы гаризаны ни рәвешле бирә алалар? Мондый очракта аларга нинди ярдәм күрсәтелә?
- Бу очракта ситуациядән чыгуның берничә төрле юлы бар. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктларында көндәлек кизү торулар оештырылды. Контракт төзүче затларга башкарма производствосы буенча хокуклары аңлатыла, шул рәвешле алар башкарма производстволарны вакытлыча я гомумән туктату турында гариза калдыра алалар. Әлеге гаризалар, икенче көннән дә соңга калмыйча, эшкәртелә һәм, башкарма производство буенча тиешле чаралар күрү өчен, вазыйфаи затка җибәрелә.
Икенче юлы — тиешле документларның күчермәләрен теркәп, контракт төзүче гаризасын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталындагы шәхси кабинеты аша җибәрергә мөмкин. Шулай ук суд приставларына хәрбинең якын туганнары да мөрәҗәгать итә алалар. Бу очракта махсус ышаныч кәгазе кирәкми, бары тиешле документларны теркәү һәм махсус операциядә катнашучының ихтыяҗларын яклап язылган гариза да җитә.
Эш сәгатьләре графигы кысаларында хезмәт күрсәтү төркеме телефоннары эшли. Барлык мәгълүматларны Баш идарәнең дежур частенә шалтыратып белергә мөмкин. Әгәр инде шалтырату эш сәгатеннән тыш вакытларда башкарылса, ул да теркәлә һәм, мөрәҗәгать булган очракта, карала.
- Законда бурычларны гамәлдән чыгаруны сорап язган гаризаларны карауның нинди сроклары билгеләнгән? Гариза биргәннән соң нәрсә көтәргә?
- Контракт төзегән затның яисә хатынының (иренең) башкарма производствоны туктату турындагы гаризалары, тиешле документларның барысы да булган очракта, бер тәүлек эчендә карала. Әгәр кәгазьләр тулы түгел икән, суд приставы-башкаручы аларны вәкаләтле органнардан үзе соратып ала.
- Бүгенге көндә махсус операциядә катнашучылар белән нинди эш алып барыла? Алар арасында башкарма производство булганнар бармы?
- "Башкарма производство турында"гы Федераль законның 40 санлы маддәсе нигезендә, бурычлының Россия Федерациясе Хәрби көчләре составында махсус хәрби операция зонасында булган чорында, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәт узу срогы тәмамланып, 180 көнгә кадәр вакытта башкарма производство туктатылып торыла. Күрсәтелгән чорда мәҗбүри башкару чаралары кулланылмый.
Махсус операциядә катнашучыларга карата кузгатылган башкарма производстволар буенча хокуклар һәм законлы мәнфәгатьләр бозылмау мәсьәләсе Баш идарә җитәкчелегенең даими контролендә тора.
- Махсус операция зонасында катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тагын нинди ярдәм чаралары каралган?
- Аларны башкарма җыемны түләүдән азат итү өчен нигезләмәләр киңәйтелде. Башкарма производствоны туктату яки туктатып тору махсус операциядә катнашучы һәм мобилизацияләнгән гражданнарга, РФ Кораллы Көчләре составында хәрби хәрәкәтләрдә, башка төрле хәрби формированиеләрдә, террорга каршы операцияләрдә катнашучыларга, Федераль куркынычсызлык хезмәте хәрбиләренә, Милли гвардия полициясе, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә карата башкарыла.
Алда чыгарылган һәм үтәлмәгән карарлар суд приставы-башкаручы тарафыннан гамәлдән чыгарыла.
- Кайсы очракларда әҗәтләр бетерелми?
- 391-ФЗ номерлы Федераль закон алимент буенча булган бурычларны каплау өлешенә кагылмый. Шулай ук кеше гомеренә яисә сәламәтлегенә зыян салу белән бәйле һәм коррупциячел хокук бозулар нәтиҗәсендә барлыкка килгән мөлкәти характердагы әҗәтләргә дә кагылмый.
- Татарстанда туктатып тору стадиясендә ничә башкарма производство бар?
- 229-ФЗ номерлы Федераль законның 40 маддәсе нигезендә, махсус хәрби операция үткәрелә башлаганнан бирле, анда катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары исемлегендә 14645 бурычлыга карата 43995 башкарма производство туктатылган.
- Ә Сарман районында эшләр торышы ничегрәк?
- 2024 елда бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында булган 54 райондашыбызга карата башкарма производство вакытлыча туктатылды. Ә яңа 2025 ел башыннан алып хәзерге көнгә кадәр период эчендә ике хәрбинең гомуми суммасы 189 меңне тәшкил иткән кредиты каплатылды.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев