САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районның эшләмәүче шәхси эшмәкәрләренә учеттан төшәргә кирәк

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, район идарәсе шәхси эшмәкәрләр белән иминият взнослары буенча әҗәтләрне киметү өстендә күп эш башкара. Исегезгә төшерәбез, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият взносларын аерым бер күләмдә түлиләр. Взнослар 31 декабрьгә кадәр бер тапкыр яисә берничәгә бүлеп түләнә. 31 декабрьгә кадәр пенсия фондына 18610,80 сум,...

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, район идарәсе шәхси эшмәкәрләр белән иминият взнослары буенча әҗәтләрне киметү өстендә күп эш башкара.

Исегезгә төшерәбез, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият взносларын аерым бер күләмдә түлиләр. Взнослар 31 декабрьгә кадәр бер тапкыр яисә берничәгә бүлеп түләнә. 31 декабрьгә кадәр пенсия фондына 18610,80 сум, медицина иминиятенә 3650,58 сум күләмендә иминият взносы түләргә кирәк. Иминият взносы түләүченең кереме 300 мең сумнан арткан очракта взнослар киләсе елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Иминият взнослары күләме шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлегеннән кергән керем турында Пенсия фондына салым органнары биргән мәгълүмат нигезендә, ел башына билгеләнгән минималь хезмәт хакы суммасыннан чыгып, тариф нигезендә түләнгән иминият взносларын 12 гә тапкырлап исәпләнә.

Иминият взносы туләүченең кереме 300 мең сумнан арткан очракта аерым бер түләүләргә өстәп 300 меңнән арткан һәрбер сумнан 1% күләмендә внос күчерелә. Шул ук вакытта иминият взнослары суммасы федераль закон нигезендә ел башына билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнгән 8 минималь хезмәт хакының 26% ын 12 айга тапкырланган суммадан күбрәк була алмый(2015 елда 148886,40 сум). Берничә төрле салым шартларында эшләүчеләрнең керемнәре кушып исәпләнә. Шәхси эшмәкәр салым органнарына отчет тапшырмаган очракта Пенсия фондында аның кереме турында мәгълүмат булмый һәм керем максималь суммада, ягъни 148886,40 сум итеп алына. Быел шәхси эшмәкәрлеген ябучыларга салым органнарында декларация тапшырырга кирәклеген искәртеп үтәсе килә. Моны эшләмәгән очракта закон нигезендә Пенсия фонды иминият взносларын максималь күләмдә эзләп алачак. Шәхси эшмәкәр иминият взносларын эшләү-эшләмәүгә бәйсез рәвештә Бердәм дәүләт реестрына кергән моменттан алып төшкәнчегә кадәр түли. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәгәннәргә әҗәтләр, пенялар, штрафлар җыймас өчен тиз арада салым органнарыннан исәптән төшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев