Гыйнвардан бирле Татарстанда яшүсмерләр катнашында гамәлгә ашырылган 235 җинаять эше ачыкланган. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Резедә Вахитова сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренчә, быел яшүсмерләр катнашындагы ачыкланган җинаятьләр саны 384 очрактан 235кә кадәр кимегән. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда сизелерлек түбәнрәк.
Яшүсмерләр арасындагы җинаятьчеләрнең 86сы – мәктәп укучылары, 66сы – техникум, өчесе – югары уку йортлары студентлары.
Нет комментариев