САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Быел район судында 5 җинаять эше каралган

Исерек килеш руль артына утыруның ахыры кайчак төзәтеп булмаслык фаҗига белән тәмамлана.

Закон һәм без 
Зөлфия Шәрипова 
Агымдагы елның 8 аенда район судында машина йөртүчеләр белән бәйле 5 җинаять эше каралган. Аннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 5 эшнең 2се – машинаны исерек хәлдә йөртүчеләр белән бәйле. Тик, ничек кенә булмасын, аларның һәркайсы кешеләргә күңел ярасы белән беррәттән матди зыян һәм тән ярасы да сала, ә кайчак аларны иң кадерлесеннән – гомерләреннән мәхрүм итә. Район суды рәисе ярдәмчесе Ландыш Фатыйхова белән бүгенге әңгәмәбез – шушы хакта. 
– – Ландыш Рәисовна, иң элек транспорт белән алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә идарә итүчеләрне карап үтик әле. 
– – Әлмәт шәһәрендә яшәүче Д. быел инде суд каршына бер тапкыр баскан булган – гыйнвар аенда үз шәһәре суд районының 2 нче суд участогы тарафыннан урлау факты буенча җинаять җаваплылыгына тартылган. Нәтиҗәдә ул хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу белән 7 айга төзәтү эшләренә җәлеп ителгән. Ләкин аңа агымдагы елда икенче тапкыр суд каршына басарга туры килде. Узган елның август аенда Д., алкогольле эчемлек эчкәч, тәүлекнең якты вакытында руль артына утыра һәм Җәлил-Әлмәт юлына чыга. Өстәвенә аның үзе утырган категория транспорт белән идарә итү хокукы да булмый. Алкоголь дә, нинди генә очракта да, руль артына утыручыларның реакцияләрен һәм игътибарын киметә. Д. да үз-үзенә артык ышануы һәм сизгерлекне югалту нәтиҗәсендә, дөрес тизлекне сайлый алмый, юлда транспорт чарасының урнашу тәртибен боза, ягъни машинасының уң тәгәрмәчләре белән юлның хәрәкәт тыелган уң кырыена чыга. Ә инде юлга кире чыкканда, идарәне югалта... 
Авария нәтиҗәсендә шоферлар һәм пассаңирларга нинди зыян килгән? Бу хакта тулы язмада газетабызның 28 август санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев