САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Закон һәм без

Быел яшүсмерләр 8 тапкыр хокук бозган

Бүгенге көндә комиссиядә социаль яктан имин булмаган 49 гаилә исәптә тора.

Быел яшүсмерләр 8 тапкыр хокук бозган
Алар арасында җәмәгать урыннарында тәртип бозучылар да, транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыручылар да бар.
Җәй тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Ул балалар өчен – аеруча кызыклы һәм рәхәт чор: урман, су, саф һава, мавыктыргыч сәяхәтләр... Ләкин яшүсмерләр тарафыннан кылынган хокук бозуларның да күпчелеге җәй айларына туры килә. Алар арасында җәмәгать урыннарында тәртип бозучылар да, транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыручылар да табыла. Шулай итеп, агымдагы елны нинди нәтиҗәләр белән төгәллибез соң? Район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Резедә Кәлимуллина белән шулар хакында сөйләштек.
Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозуларга киңрәк тукталып үтик әле. 
Бер бала – җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә йөргән өчен, тагын бер бала җәмәгать урынында алкогольле эчемлекләр эчкән өчен тоткарланды. Аларның беренчесенә – 500, икенчесенә 1500 сум күләмендә штраф салынды. Кызганычка каршы, транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утыручылар да бар. Бер яшүсмер хокук сакчылары тарафыннан таныклыгы булмаган килеш мотоцикл белән идарә итә һәм хокук сакчылары тарафыннан тоткарлана. Аңа 5000 күләмендә штраф салу турында карар чыгарылды. Шундый хәл дә булды: бабай кеше оныгын – балигъ булмаган кыз баланы машина йөртергә өйрәтергә тели һәм руль артына утырта. Ләкин шул вакытта юл сагында торучылар килеп чыга һәм бабай ниятен тормышка ашыра алмыйча кала. Кызга, транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш руль артына утырган өчен, шулай ук 5000 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килде. Ә икенче бер яшүсмер берьюлы берничә төрле хокукны боза. Ул алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә урамда йөри, шуның өстенә машина руле артына утыра, аның шулай ук транспорт йөртү таныклыгы да булмый. Беренче гамәле өчен аңа – 500, ә эчкән хәлдә таныклыксыз руль артына утырган өчен 45 мең сум күләмендә штраф салынды. Шунысын да әйтергә кирәк: балигъ булмаганнарда полиция яки ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качу гадәте дә бар. Әйтик, мотоцикл белән таныклыксыз идарә итүче тагын бер яшүсмер аларның «Тукта!» дигән таләпләрен үтәми. Аңа шулай ук  таныклыгы булмаган өчен – 5 мең, хокук сакчыларының таләбен үтәмәгән өчен 7 мең сум күләмендә штраф түләргә туры килде. Уналты яшьләре тулганлыктан, аларның барысы да җаваплылыкка үзләре тартылдылар,  комиссиядә исәпкә алындылар, район эчке эшләр бүлеге каршында эшләп килүче балигъ булмаганнар инспекциясенә дә учетка куелдылар. Аларның эшләре безнең комиссиядә каралды. Алар анда әти-әниләре яки законлы вәкилләре белән бергә чакырылалар. Яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрелә, хокук бозуларның нәтиҗәсе турында аңлатыла. Комиссия эшендә район прокуроры да катнаша. Ул җавап тотучыларга җәза дөрес биреләме-юкмы икәнлеген күзәтеп кенә калмый, хокуклары бозылмаганмы, аларга карата беркетмәләр дөрес төзелгәнме-юкмы икәнлеген дә тикшерә. 
Белүебезчә, хокук бозучы яшүсмергә 16 яшь тулмаган булса, административ җәза аның әти-әнисенә салына. Быел күпме ата-ана шундый җаваплылыкка тартылды?
Ата-ана бурычларын тиешенчә башкармаган яки бөтенләй башкармаган өчен, 48 ата-анага карата беркетмә төзелде. Боларга балалары таныклыксыз яки эчкән хәлдә руль артына утыручы, яисә урамда эчкән хәлдә йөрүче, башка төрле хокук бозучы балаларның әти-әниләре генә түгел, алкогольле эчемлекләр кулланган ата-аналар үзләре дә керә. Соңгылары комиссия әгъзалары, хокук сакчылары үткәрә торган профилактик рейдлар вакытында ачыклана. Быел, мәсәлән, комиссия тарафыннан 12 рейд үткәрелде.
Моннан шактый еллар элек Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларга физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый зыян салуны кисәтү чаралары турында»гы 71 санлы Закон кабул ителгән иде. Районда аның үтәлеше ничек?
Бу закон әле дә – гамәлдә. Балигъ булмаган балаларга әти-әниләреннән башка уку елы дәвамында – төнге уннан соң, җәй айларында төнге унбердән  соң урамда йөрү тыела. Агымдагы елда бу законны үтәмәгән 15 яшүсмер ачыкланды. Мондый очракларның да күбесе җәй айларына туры килә. Шунысын да әйтергә кирәк: ата-ана бурычларын тиешенчә башкармаган яки бөтенләй башкармаган әти-әниләргә моңа кадәр кисәтү ясау яки 100-500 сум күләмендә штраф салу каралса, агымдагы елның 31 июленнән законга үзгәрешләр кертелде – штрафлар күләме 500-2000 итеп билгеләнде. Бу үзгәрешләр 11 августтан үз көченә керделәр.
«Аеклык ноктасы» проектына да тукталып үтсәгез иде.
Әлеге проект районда уңышлы гына эшләп килә. Ул – ведомствоара эшчәнлекнең күмәк нәтиҗәсе. Аны тормышка ашыруда сәламәтлек саклау, хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау һәм башка тармаклар да катнаша. Проектның максаты: әти-әниләрне – алкоголь бәйлелегеннән,  ә аларның балаларын социаль учреждениеләргә урнаштырудан коткару. Быел безнең районга дүрт кешелек квота бирелде. Дәвалау этаплап башкарыла. Бер хатын-кыз дәвалануны үтеп бетерде. Тагын өч кеше дәвалау үтәләр. Минем барлык әти-әниләргә дә шуны әйтәсем килә: балаларны яклый һәм саклый алсак иде. Хокук бозуларның һәркайсы артында куркыныч нәтиҗәләр ята. Таныклыксыз һәм эчкән хәлдә руль артына утыручы яшүсмерләр бәхетсезлек очракларына юлыгырга мөмкиннәр. Юлларда гомерләре өзелүче балалар да юк түгел бит. Мондый очракта яхшылап уйларга кирәктер: балигъ булмаган балага мотоцикл алырга кирәк микән? Алкогольле эчемлекләр куллану, зурлардан башка урамда йөрү дә яхшылыкка алып бармый. Шуңа күрә балаларга – сак, әти-әниләргә аларга карата игътибарлы булуларын теләр идем.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев