Татарстанда бер ел эчендә мошенниклык максатларында кулланылган 4,5 меңнән артык сим-карта алынды.
Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат очрашуында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьләргә каршы көрәш бүлеге башлыгы Раил Куряков сөйләде, дип яза «Татар-информ» МА.
Сим-карталардан тыш, 30 сим-бокс та алынган. Бу җайланмалар берничә сим-картаны берләштерү һәм алардан ерактан файдалану мөмкинлеге бирә.
– Ведомство мошенник шалтыратулар ясарга ярдәм итүче җайланмаларны эзләү һәм әйләнештән чыгару буенча актив эшне дәвам итә, – дип ассызыклады Куряков.
Нет комментариев