«Штрафлар күләме зур», – дип тормыйлар
Транспорт йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен барлык төр машиналарда – җиңел һәм йөкнекендә, хәтта трактор руле артында да бозалар.
Җәмәгать судьяларының 1 нче суд участогыннан алынган мәгълүматларга караганда, май аенда алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә транспорт йөртү белән бәйле 5 эш каралган. Алар хакында без җәмәгать судьясы Айнур Хаҗиевтан сораштык.
- И. исерек хәлдә трактор руле артына утырган һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Беркетмә төзегәндә үк гаебен таныган, судка килмәде. Хәлне авырлаштыручы сәбәпләр булмаганлыктан, И.гә 45 мең сум күләмендә штраф салу турында карар чыгарылды һәм ул бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Шуны да искәртеп үтәсе килә: закон тарафыннан транспорт йөртүче исерек хәлдә нинди генә техника артына утырмасын, моның өчен бер үк төрле җаваплылык каралган.
Л. алкогольле эчемлекләр эчкән хәлдә «КамАЗ» руле артына утырган. Беркетмә төзегәндә үк гаебен таныган. Ул өреп чыгарган бер литр һавада 0,35 промилле алкоголь барлыгы ачыкланган. Аңа карата да 45 мең сум штраф салу һәм бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Өченче йөртүче хатын-кыз булган. Ул өреп чыгарган бер литр һавада 0,58 промилле алкоголь ачыклануы билгеле. Беркетмә төзегәндә үк гаебен таныган. Ул да 45 мең сум штраф түләргә мәҗбүр булды һәм бер ел да алты ай дәвамында транспорт белән идарә итү хокукы да булмаячак.
Дүртенче машина йөртүченең дә хокук бозу «тарихы» – шундыйрак. Ләкин ул өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь күләме тагы да артыграк – 1,26 промилле булган.
Бишенче машина йөртүче исерек хәлдә җиңел машина белән идарә иткән. Ул беркетмә төзегәндә дә, судта да үз гаебен таныды. Ләкин ул барысыннан да уздырган: ул өреп чыгарган бер литр һавада алкоголь күләм е 1,88 промилле булган.
Май аенда алкотестерга өрүдән яки исереклеккә медицина тикшерүеннән баш тарту белән бәйле эшләр каралмады.
Җәмәгать судьяларының 2 нче суд участогында исерек хәлдә транспорт йөртү белән бәйле бер эш каралган.
- Исерек хәлдә транспорт, төгәлрәк әйткәндә, «КамАЗ» йөртү белән бәйле бер эш каралды. Гаепле кеше судка килмәде, ләкин беркетмә төзегәндә үк үз гаебен таныган. Аңа карата 45 мең сум күләмендә штраф салу һәм бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Алкотестерга өрүдән яки исереклеккә медицина тикшерүеннән баш тарту белән бәйле эшләр шулай ук каралмады, диде җәмәгать судьяларының 2 нче суд участогы судьясы Ландыш Фатыйхова.
Фото:https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев