"Шәфкать"тә киләчәк өчен сайлап та була
выборы

"Шәфкать"тә киләчәк өчен сайлап та була

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында 2629нчы номерлы сайлау участогы урнашкан.

 Анда район үзәгенең яңа микрорайонында - З.Хәсән, Х.Туфан, Тинчурин, Рафиков, Тынычлык, Болгар, Новая, Татарстан, Сәйдәшев, Сөембикә, Айтуган урамнарында яшәүчеләр дә сайлыйлар. 
- Халык илебез язмышына битараф тугел. Сайлаучылар бик актив киләләр. Сәгать тугызда 150 кеше үз тавышын бирде инде, - ди участок комиссиясе рәисе Гөлнара Хужина.


Нет комментариев