Сарманның 2533нче сайлау участогында быел беренче тапкыр электрон сайлаулар кулланыла.
Сайлау уза торган бинада тавыш бирү өчен биш компьютер урнаштырылган. Беренче мәртәбә компьютер аша сайлауда ялгышлык җибәрүдән курыкканнарга үз-үзләрен тикшереп карау өчен ике өстәмә КЭГ бар. Участокта 22 кеше өйдә сайлау турында гариза язган. Аларга бару өчен тагын ике компьютер бар.Электрон сайлауда кулга бюллетеньнәр бирелми, ә махсус штирх-код белән кереп, электрон бюллетень аша тавыш бирәсең.
Нет комментариев