САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Видео

Сарманда иң оста тәрбиячеләр ярышты

Кичә Сарманның «Лилия» балалар бакчасында традицион «Яшел ут» смотр-конкурсының муниципаль этабы үтте.

Анда районның 9 тәрбиячесе һәм 10 балалар бакчасы катнашты. Катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, «B» категориясе билетлары чиштеләр.
Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова бәйгегә нәтиҗә ясады.
Алсу Ситдыйкова:
– Балаларга юл иминлеге нигезләрен өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль проблема булып тора. Безнең районда да бу темага кагылышлы күптөрле чаралар үткәрелә. Менә бүген дә аның чираттагысы үтте – «Яшел ут» исеме астындагы район конкурсы. Бу конкурста районның барлык балалар бакчалары коллективлары катнашты һәм аерым тәрбиячеләр арасында да номинация бар иде.
#Татмедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев