САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Җырлый-җырлый эшләдем мин яшьлектә, ди Наҗия апа

-

Алга авылында гомер итүче Юнысова Наҗия Камал кызына бүген 90 яшь тулды. Ветеранның акыллы сүзләренә, күңел матурлыгына сокланып кайттык. Булганына шөкер итеп, һәр көнгә сөенеп яши ул. Балалары, онык-оныкчыклары өчен куана, аларга исәнлек-саулык, бәхет тели. Үзен хөрмәтләгән-тәбрикләгәннәргә дә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде ветеран. Юбилярны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Саклаубаш авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Альмер Сабиров, авыл ветераннар советы рәисе Насиха Нәҗметдинова, балалары, килен-кияүләре, онык-оныкчыклары тәбрикләделәр, сәламәт гомер теләделәр. Кодаегының озын гомерле булу бәйрәменә, хөрмәт итеп, Чаллыдан Әлфия апа да кайткан иде. Ул да бәрәкәтле тормыш, бала-онык хөрмәте теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев