Яхшыбайдан Камил Сәхәбиев иң көчле татар егете булып танылды
Кичә, 29 мартта, Яр Чаллы шәһәрендә «Татар егете-2022» регионкүләм бәйгесе үтте. Анда катнашу өчен 95 егет гариза биргән булган.
Алар арасыннан 11 кешене сайлап алганнар. Әлеге егетләр арасында Яхшыбай авылыннан Камил Сәхәбиев та (җитәкчесе – Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева) бар иде. Егетләр бәйгедә үзләре белән таныштырдылар, концерт номерлары, төрле өлкәләрдә осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Камил кул көрәшендә беренче урын алды һәм «Иң көчле егет» дипломына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев