САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Тегүче Җиһания апа 90 яшен бәйрәм итә

-

Тегүче Җиһания апа 90 яшен бәйрәм итә 

Сарман авылында яшәүче гомерен халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүгә багышлаган Сафина Җиһания Минһаҗ кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, балалары, онык-оныкчыклары да сихәтлек, күңел тынычлыгы, кадер-хөрмәт теләделәр. 

- Авырлыклары артта калды, бүгенге тормышыма шөкер кылам, - диде юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев