Районның атна шәхесләре – Зөлфирә Насыбуллина һәм Фәридә Хөснимөхәммәтова
Зөлфирә Насыйбуллина Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр - иң бәхетле һәм, шул ук вакытта, иң авыр хезмәт ияләредер. Бәхетле, чөнки алар явызлыкның ни-нәрсә икәнен белмәүче самими күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки чыр-чулы икешәр дистә нарасыйны көн дәвамында җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Моның өчен җырлый-бии,...
Зөлфирә Насыйбуллина
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр - иң бәхетле һәм, шул ук вакытта, иң авыр хезмәт ияләредер. Бәхетле, чөнки алар явызлыкның ни-нәрсә икәнен белмәүче самими күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки чыр-чулы икешәр дистә нарасыйны көн дәвамында җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Моның өчен җырлый-бии, рәсем ясый белү генә дә аз, оста оештыручы, педагог-психолог та булу шарт. Сарманның 1нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Насыйбуллина Зөлфирә Талибулла кызы - шундыйларның берсе. Ул 37 ел дәвамында үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, балаларга белем-тәрбия бирә. Һәр сабый бакчага яратып килеп, ни дә булса өйрәнеп кайтып китсен дип, бөтен тырышлыгын куя. Аның озак еллар дәвамында куйган намуслы хезмәте район җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнде: тырыш хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан, ул муниципаль район Советының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фәридә Хөснимөхәммәтова
Сарман аграр көллияте кассиры Хөснимөхәммәтова Фәридә Әхәт кызының гомуми эш стажы 35 ел булса, шуның 34 елы көллияттә эшләп узган. Ул үзенең эшенә үтә җаваплы каравы белән аерылып тора, булдыклылыгы, пөхтәлеге аңа эшендә һәрвакыт уңыш китерә. Фәридә Әхәтовна, эше күләмле булуга карамастан, аны вакытында һәм зур төгәллек белән башкара, аның нәтиҗәлелегенә ирешүдә бар тырышлыгын куя. Укытучылар коллективы, хезмәттәшләре, студентлар аны үз-үзенә һәм башкаларга да таләпчән булуы, игътибарлылыгы, ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итәләр. Озак еллар куйган тырыш хезмәте өчен Фәридә Әхәт кызына муниципаль район Советының Мактау грамотасы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев