Районның атна шәхесе – Фәридә Матурова
Матурова Фәридә Ибраһим кызы Җәлил район хастаханәсендә участок терапевты булып эшли. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген 1985 елда, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, Аксубай санитария-эпидемиология станциясендә гомуми гигиена табибы булып башлый. Биш елдан ул Җәлил район хастаханәсенә эшкә күчә һәм менә инде егерме дүрт ел армый-талмый бистә халкы сәламәтлеге сагында тора,...
Матурова Фәридә Ибраһим кызы Җәлил район хастаханәсендә участок терапевты булып эшли. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген 1985 елда, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, Аксубай санитария-эпидемиология станциясендә гомуми гигиена табибы булып башлый. Биш елдан ул Җәлил район хастаханәсенә эшкә күчә һәм менә инде егерме дүрт ел армый-талмый бистә халкы сәламәтлеге сагында тора, ә шуның унбер елын поликлиниканы җитәкли.
Фәридә Ибраһимовна үз эшенең остасы, грамоталы белгеч буларак та, һәркемгә игътибарлы, ачык йөзле булуы белән дә халыкның һәм хезмәттәшләренең ихтирамын казанды. Ул белемен күтәрү өстендә даими эшли, медицина советы эшендә актив катнаша, үз-үзенә таләпчән, төгәл булуы белән аерылып тора. Намуслы тырыш хезмәте өчен Фәридә Матурова күп тапкырлар район үзәк хастаханәсенең, Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Шушы көннәрдә исә аңа күпьеллык тырыш хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан муниципаль район Советының Мактау грамотасы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев