Районда атна шәхесләре билгеле булдылар
Мөхәррәм Фәйзуллин Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан 8 майда башкаланың Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантанада Петровка Завод авылында яшәүче Мөхәррәм Фәйзуллин да бар иде. Ул аннан зур кичерешләр белән кайткан. - Безне бик олыладылар, - ди ул. - Президент үзе котлады,...
Мөхәррәм Фәйзуллин
Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан 8 майда башкаланың Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантанада Петровка Завод авылында яшәүче Мөхәррәм Фәйзуллин да бар иде. Ул аннан зур кичерешләр белән кайткан.
- Безне бик олыладылар, - ди ул. - Президент үзе котлады, искиткеч матур концерт күрсәттеләр, ресторанда хөрмәтләделәр. Анда катнашкан барлык ветераннарның да күңеле булгандыр, дип уйлыйм.
Мөхәррәм абый армия сафларына 1944 елда алына. 98нче укчы запас полкта хезмәт итә. Хәрби хезмәттә унөч ел булып, туган якларына 1957 елда гына кайта. "Нөркәй" совхозында, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш икътисадчы булып эшли. Лаеклы ялга "Петровка" заводында эшләгән җирдән чыга.
- Очрашуда район башлыгы Нәфис Закиров та бар иде, - ди ветеран. - Ул Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында барлык ветераннарны фатирлар белән тәэмин итәчәкләре турында әйтте, мин дә шуңа өметләнәм әле.
Рафис Нәбиуллин
Рафис Нәбиуллин торак-коммуналь хуҗалыгы системасында унбиш елдан артык эшли. Бүгенге көндә ул - "Азнакай җылылык челтәре предприятиесе"нең алтынчы разрядлы электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы. Рафис Мәгъсүм улы үз эшен яхшы белә, төгәл, бик җаваплы булуы өстенә, һөнәри осталыгын арттыру буенча даими эшли. Эшкә җитди карашы белән предприятие коллективының ихтирамын яулады. Аның хезмәте күп мәртәбәләр предприятиенең, Җәлил бистәсе башкарма комитетының, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бәяләнде. Ул берничә мәртәбә «Үз һөнәренең остасы» конкурсында җиңүче булды. Шушы көннәрдә аңа, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар куйган намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Рафис Мәгъсүм улы гаиләсендә дә үрнәк. Тормыш иптәше Гөлнара ханым белән ике ул үстерәләр.
Илсөяр Кәлимуллина
Илсөяр Кәлимуллина бәхетне читтән эзләмәде. Табигатьне яратуы Ләшәү Тамак урта мәктәбен тәмамлаган кызны Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегенә алып килә. 1987 елда аны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, туган колхозына эшкә кайта. Нинди генә тармакларда хезмәт куйса да, җыр-моңга мәхәббәте аны гомере буе озата килә. Әледән-әле авыл клубында үткәрелә торган кичәләрдә катнаша, кайберләренең сценариен төзеп, аларны үзе дә алып бара. Аның чыгышларын тамашачылар да яратып кабул итә. 2011 елда авылда яңа клуб ачылгач та, авылдашлары аның белән җитәкчелек итүне Илсөяргә тапшыра. "Эшен күңел биреп, җиренә җиткереп башкара, тамашачы зәвыгына туры килердәй төрледән-төрле чаралар оештыра. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ләйсән" фольклор ансамбле коллективының чыгышын исә һәрвакыт көтеп алабыз", - диләр авылдашлары да. Илсөяр үз белемен күтәрү өстендә дә эшли. Узган ел өстәмә белем бирү институтын тәмамлады. Һөнәри осталык бәйгеләрендә дә катнаша. Быел, мәсәлән, ул "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" район бәйгесенең җиңүчесе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев