Районда атна шәхесе – Резедә Кәлимуллина
Кәлимуллина Резедә Камил кызы 1960 елның 3 февралендә туа. Мәктәпне тәмамлауга, аның алдына "Кем булырга?" - дигән сорау килеп басмый. Кечкенәдән үк гомер буе суд системасында хезмәт куйган Рәйханә апасы янында уралырга ярата, бу хезмәтнең кайбер нечкәлекләренә төшенә. Шуңа күрә, кулына аттестат алуга ук, район судына эшкә килә, суд утырышы...
Кәлимуллина Резедә Камил кызы 1960 елның 3 февралендә туа. Мәктәпне тәмамлауга, аның алдына "Кем булырга?" - дигән сорау килеп басмый. Кечкенәдән үк гомер буе суд системасында хезмәт куйган Рәйханә апасы янында уралырга ярата, бу хезмәтнең кайбер нечкәлекләренә төшенә. Шуңа күрә, кулына аттестат алуга ук, район судына эшкә килә, суд утырышы секретаре вазифаларын башкара. Бераз эшләгәч, суд эшләре башкаручысы итеп күчерелә. Бүгенге көндә ул - I класслы юрист, район судының әйдәүче белгече. Эшләү дәверендә үзен игътибарлы, төгәл, үз эшен яратып башкара, кешеләр белән бик тиз уртак тел таба ала торган хезмәткәр итеп таныта. Шушы еллар эчендә Сарман егете - тормыш иптәше Әнүр белән гаилә корып, ике кыз үстерә. Зур кызы Регина әнисе юлын сайлый - югары белемле юрист. Ә Эльвира - югары белемле укытучы.
Резедә Кәлимуллина күпьеллык тырыш хезмәте өчен II дәрәҗә "Россия Федерациясе суд системасы алдындагы хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде. Ә шушы көннәрдә аңа тагын бер зур бүләк - "Россиядә суд реформасына - 150 ел" медале тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев