Районда атна шәхесе – Расих Ялаев
Расих Ялаев Ялаев Расих Хәмзә улы 1961 елның 6 декабрендә Сарман авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү энергетика институтында укып, инженер-энергетик белгечлеге ала. Хезмәт юлын Түбән Кама җылылык электр станциясендә турбина җиһазлары машинисты булып башлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Сарман "Агропромэнерго" берләшмәсенә инженер-энергетик булып эшкә килә. Биредә - дүрт...
Расих Ялаев
Ялаев Расих Хәмзә улы 1961 елның 6 декабрендә Сарман авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү энергетика институтында укып, инженер-энергетик белгечлеге ала. Хезмәт юлын Түбән Кама җылылык электр станциясендә турбина җиһазлары машинисты булып башлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Сарман "Агропромэнерго" берләшмәсенә инженер-энергетик булып эшкә килә. Биредә - дүрт елдан артык, 1998 елдан "Татэнерго" җәмгыятенең район электр челтәрендә баш инженер булып эшли. 1999 елдан - район электр челтәре начальнигы. Район Советы депутаты. Республиканың энергетика тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән аңа "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы" дигән мактаулы исем бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев