САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Нәкыя апа 90 яшен Мансур абый белән бергә каршылый

-

Бүген Янурыс авылында яшәүче Ильясова Нәкыя Мөбарәкша кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Нәкыя апа җиде сыйныфны бетергәч тә, колхозда эшли башлый, соңрак вербовка белән Казан шәһәренә төзелешкә китә, хәрби заводта хезмәт куя. 1960 елда туган авылына кайта, кияүгә чыга, терлекчелек тармагында эшли. 1966 елда гаилә Казахстан якларына юл ала. Нәкыя апа балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Мансур абый белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә алар Янурыс авылында балаларының игелекләрен, 8 онык, 5 оныкчыкларының куанычларын күреп яшиләр. 

Юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды, якыннары янәшәсендә, аларның кадер-хөрмәтләрен күреп, тигезлектә тагын бик күп еллар матур гомер кичерүен теләде. Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева да Нәкыя апага матур теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев