Мөзәянә апа 95 яшьтә дә эшсез тормый
-
Бүген Сарманда яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Вәлиева Мөзәянә Гариф кызына 95 яшь тулды.
Ул Ворошилов районы Хуҗи авылында туа. Теләнче Тамак авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга дәүләт югары укытучылар институтында 2 ел укый, 1949 елда Чыршылы урта мәктәбендә укыта башлый һәм институтны читтән торып тәмамлый. Гомер буе балаларга белем һәм тәрбия бирә.
1951 елда Фатихов Габделхай абый белән тормыш корып жибәрәләр, ике кыз, бер малай үстерәләр. Уллары Радик Габделхай улы лаеклы ялга чыкканчы милициядә хезмәт итә. Бүгенге көндә Минзәлә шәһәрендә яши. Кызлары Резидә Сарманда прокурор ярдәмчесе булып эшләп, хәзерге көндә – лаеклы ялда. Кызлары Әлфия – табибә, гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлый. Кызларның икесе дә Казан шәһәрендә яшиләр.
Мөзәянә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Россия Федерациясе Владимир Путинның Котлау хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды, бәхетле картлык, исәнлек-саулык теләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов та ветеранга матур теләкләрен җиткерделәр.
Мөзәянә апа бүгенге көндә дә сәламәтлегеннән зарланмый, бер минут та эшсез тормый. Аңа киләчәктә дә тән сихәтлеге, күтәренке кәеф телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев