САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Рөстәм Асаев дүртенчегә әти булачак

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев кызы Гөлназ Асаеваны туган көне белән котлаган. Җырчы Инстаграм битендә гаиләсе белән төшкән фотосын урнаштырган. Инстадуслары Асаев хатынының авырлы булуын күреп алган.

Кызым Гөлназ һәм кияү Вилдан, зур рәхмәт сезгә, балалар! Бик күңелле булды», — дип язган Рөстәм Асаев.

Фотода Рөстәм Асаевның хатыны авырлы булуы күренә: «Бу матур гаиләгә алдагы көннәрдә якты тормыш юллары теләп калам», «О-ой, ә сез бәби көтәсез икән!», «Рөстәм, молодец! Балаларың дус-тату булып үсеп киләләр. Иҗади уңышлар», «бәхетле булып, татулыкта яшәргә язсын», — дип котлап язганнар җырчыны.

Бу Рөстәм Асаевның икенче гаиләсе. Гөлназ Асаева — Лилия Биктимерова белән никахтан туган кызы. Икенче гаиләсеннән туган балалары Мөслим һәм Әминә исемле. Икенче хатыны Айгөл исемле.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/03-06-2021/sez-b-bi-k-t-sez-ik-n-r-st-m-asaev-d-rtencheg-ti-bulachak-5825695

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев