Ришат Гатиятовтан өр-яңа җыр ПРЕМЬЕРАСЫ +ВИДЕО
.
Чаллыда яшәп иҗат итүче яшь башкаручы Ришат Гатиятов “Татарча Flow” исемле җырын тамашачыларга тәкъдим итте. Күпләр аны Gatik дип кенә йөртә.
Ришат – беренче адымнарын ясаучы рэпер. Ләкин аның рэпы гади түгел. Ул ике телдә яза һәм үзенә үзенчәлекле яңа стиль уйлап тапкан дисәң дә була - юморлы рэп. Монда сатира да, фольклор белән урам егетләре сөйләме чагылышы да бар. Әлбәттә, репертуарында җитди темалар да ачыла. Көнбатыш илләрдә кайбер "җырларын"- гангста рэп диярләр иде. Ләкин тормышта ул - акыллы, әти-әнисен хөрмәт итүче 22 яшьлек егет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев