Татар эстрадасы җырысы Рината Тэй инвалид коляскасында утырырга мәҗбүр булган ире Сәгыйрь белән туйда булган. Җырларга ул ирен дә алып чыккан.
Җырда: «Син җиргә яшәргә килгәнсең…
Алга бар, артыңа карама», – дигән сүзләр бар.
Искәртеп үтик, Рината Тэйның ире Сәгыйр 2019 елның октябрендә куркыныч авариягә очраган иде. Рината иренең тернәкләнәчәгенә ышануын әйтә.
«Молодец, сез көчле ханым!» – дип, җырчының көчле булуына сокланып язучылар бар.
Чыганак: https://intertat.tatar/news/rinata-tei-invalid-kolyaskasynda-utyryrga-mabur-ire-belan-berga-yrlaganda-elap-ibargan-5860674
Нет комментариев